Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләрдән символик ачкычлар тапшырылды. Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» ХКҮ каршындагы мәйданда узды һәм Республика көненә багышланды.
Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, республикада гадәттәгечә муниципаль берәмлекләр арасындагы смотр-конкурска йомгак ясыйлар һәм җиңүчеләргә эш автомобильләре тапшыралар.
Быел муниципаль берәмлекләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм 4 Sollers Atlant микроавтобусы тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген тормыш сыйфаты һәм икътисадның төрле тармакларын үстерү буенча Россиянең әйдәп баручы субъекты. "Безнең казанышлар - команда эше нәтиҗәсе һәм һәр муниципалитетның өлеше", - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, махсус хәрби операция уздыру шартларында муниципалитетлар хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә, шулай ук Россиянең яңа регионнарына ярдәм итү юнәлешендә зур эш алып бара. "Сезнең күбегез МХО уздыру зонасында даими була, сугышчыларның рухын ныгыта", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов яңа эш автомобильләре муниципалитетларның эш дәрәҗәсен яхшыртуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Машиналарның символик ачкычын Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга тапшырды.
"Ачкыч универсаль, барлык машиналардан", – дип шаяртты Татарстан Рәисе.
Белешмә өчен:
Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан башлап Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы карары нигезендә үткәрелә.