Рөстәм Миңнеханов Мәүлид ән-Нәби бәйрәм мәйданчыгында булды

29.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәүлид ән-Нәби бәйрәм мәйданчыгында булды. Тантана Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган. Республика Рәисен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.

Казандагы гомумшәһәр Мәүлид ән-Нәби Иске Татар бистәсе территориясендә татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында оештырылган. Бәйрәм кунаклары өчен бай дини-агарту программасы әзерләнде. Шулай ук хәләл продукция күргәзмә-ярминкәсе, конкурслар, балалар викторинасы, театраль тамаша оештырылган. 

Рөстәм Миңнеханов казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады. "Без Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итәбез. Шәһәрнең тарихи өлешендә уза торган бик матур чара. Сезне котлыйм, сәламәтлек һәм уңышлар телим", - диде республика Рәисе. 

Шулай ук бу көннәрдә Кабан күле буенда «Печән базары»заманча татар мәдәнияте фестивале уза. Чараның төп максаты - татар милли мәдәниятен популярлаштыру, шул исәптән современцияләр үткәрү, заманча татар музыкасын, традицион татар костюмы нигезендә ясалган образларны, декоратив-гамәли сәнгать осталары товарларын тәкъдим итү.Татарстан Рәисе фестиваль мәйданчыкларын карады, оештыручылар һәм килүчеләр белән аралашты.


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев