Бүген Казанда IV Казан Глобаль яшьләр саммиты делегатлары белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков очрашты.
Очрашу Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды һәм әңгәмә форматында оештырылган иде.
Очрашуның модераторы булып «Яшьләр дипломатиясе академиясе» АКО директоры Дилбәр Садыйкова чыгыш ясады.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов форум партнерларына, шулай ук РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы президенты Тәһә Айханга уртак оештырганнары өчен аерым рәхмәт белдерде.
Делегатлар спикерларга заманча белем бирүне ничек күрүләре, яшь чакта Валерий Фальков белән Рөстәм Миңнехановка белем алуны ничек сайлаулары, заманча университетларның үсеш перспективалары, шулай ук яшьләр белән эшнең ничек алып барылуы турында сораулар бирделәр.
Валерий Фальков Себердә үскәнен, Төмән дәүләт университетына кергәнен сөйләде, ул аның өчен туган университетына әверелде (Фальков Төмән университеты ректоры иде).
"Минем өчен университетка укырга керү зур вакыйга булды. Бу зур юл. Өстәвенә, 90 нчы еллар уртасы, катлаулы вакытлар иде... һөнәр сайлауга килгәндә, мәктәпне тәмамлауга ике ел кала мин юрист һөнәре турында белдем. Сез беләсезме, беренче университетлар барлыкка килү белән, аларда өч төп факультет - дини, медицина һәм юридик факультетлар булган. Юридик - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек җайга салынуы турында. Мин юрист һөнәрен сайладым һәм үкенмим. Хәер, ул вакытта юридик белем алуга мода барлыкка килде дип әйтә алам. Һәм мода һаман да үтмәде".
Валерий Фальков яшьләргә үз эшенең профессионаллары булырга киңәш итте. Чөнки профессионалларга һәрвакыт ихтыяҗ бар.
"Профессионалларга ихтыяҗ зур, - диде ул. - Ә кеше үз эшен яратканда профессионалга әйләнә".
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коллегасын хуплады. "Модалы нәрсәне эзләргә кирәкми. Үзегезгә ошаганны сайлагыз, - дип киңәш итте ул. - Һәм үзегез сайлаган һөнәрегездә, юнәлештә башкалардан һәрвакыт бераз яхшырак булыгыз. Мин үзем техниканы бик ярата идем һәм шуңа күрә инженерлык юнәлешен сайладым. Инженер белгечлеге миңа күп белем бирде, һәм бүген минем эшемдә - ниндидер катлаулы мәсьәләләрне ачыкларга кирәк булганда – инженерлык өлеше ярдәм итә! Әмма тормыш шулай килеп чыкты, миңа базар процессларын аңлау кирәк булган кулланучылар кооперациясе системасында эшләргә туры килде. Минем икенче белемем бар. Бу белемнәр минем бүгенге эшемдә файдалы һәм кирәкле".
Валерий Фальков залдагы сорауларга җавап биреп, бүген дөньяның борылышта торуын хәбәр итте – ясалма акыл ничек үсәчәк. «ЯА мәгарифкә нинди йогынты ясаячагын без ахыргача аңламыйбыз, - диде ул. - Бу мәктәпләргә дә, университетларга да кагыла. Без кайсы юлдан киттек? Беренчедән, һәрбер белем бирү программасына ЯА технологияләрен керттек. Студент - тарихчы, физик, биолог, төзүче нинди белгечлек алуына карамастан барысы да ЯА технологиясен үз һөнәренә кушымта буларак өйрәтә. Икенче мөһим момент: ЯИны тыяргамы яки рөхсәт итәргәме? Әйе, ул өй эшләрен әзерләүне сизелерлек гадиләштерде. Элек без китапханәгә бара идек, материалны анализлый идек, һәм бу укытуның бер өлеше иде. Бүген барысы да үзгәрде".
Министр шулай ук Россия фәне өчен 30 яшькә кадәрге яшь галимнәр саны кебек мөһим күрсәткеч турында сөйләде.
"Фәндә яшьләр - дәүләт сәясәте элементы. 2022 елда игълан ителгән Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы максатларының берсе - яшьләрне фәнгә җәлеп итү. Бу дәүләтнең яшьләргә карата игътибары, аның дәүләт өчен әһәмияте турында сөйли", - дип сөйләде Валерий Фальков һәм ачыклык кертте - яшьләр өлкәнрәк буын тәҗрибәсенә таянырга тиеш.
"Дөнья шундый итеп төзелгән ки, яшьләр башка яшьтәге хезмәттәшләре белән эшли белгәндә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Яшьлек һәм зирәклек, тәҗрибә, амбициоз максатлар һәм тормышны аңлауның бу кушылмасы - ул һәрвакыт иң яхшы нәтиҗә бирә", - диде спикер.
Рөстәм Миңнеханов, яшь буын белән эшләү турында сөйләгәндә, бу мәсьәләдә системалы якын килү кирәклеген ассызыклады. "Мондый эшне өлешләп төзү мөмкин түгел, комплекслы якын килү кирәк. Махсус оешмалар төзергә кирәк, яшьләрнең чын лидерлары булуы бик мөһим", - диде ул һәм "Сәләт " яшьләр оешмасы тәҗрибәсен мисалга китерде - Татарстанда бу оешма сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерә.
Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген яшьләрне традицион кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү мөһим.