Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо - Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасын Россия Кубогы финалында җиңүләре белән котлады

21.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо – Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасына Россия Кубогы финалында җиңүләре уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

Ул котлау сүзләрен «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка җибәрде.

«Россия Кубогы финалында матур җиңүегез белән ихлас котлауларымны кабул итегез, - диелә телеграмма текстында. – Катлаулы ярышта сез Мәскәүдә принципиаль көндәшләрегездән өстен чыктыгыз һәм янә чемпионлык, лидерлык статусын ныгыттыгыз.

Барыгызга да җиңү шатлыгы, илнең иң спорт төбәкләренең берсе буларак, Татарстан абруен арттырганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Бу – клубның бөтен коллективының югары профессиональлеге, Россиянең атказанган тренеры Ришат Сираҗетдин улы Гыйлаҗетдиновның иң яхшы нәтиҗәсене максат итеп куюы, спортчыларның грамоталы мотивациясе һәм бердәмлеге нәтиҗәсе. Клубта гомуми җиңүгә зур өлеш керткән талантлы яшь уенчыларның профессиональ үсүенә шатмын.

Мактау пьедесталының бөтен баскычын да илебезнең иң танылган һәм массакүләм спорт җәмгыятьләренең берсе булган динамочылар яулады, дип саныйм.

Республика сезнең белән горурлана! Сезгә эшегездә һәм тормышыгызда яңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет, спортта уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте