Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да дизель ягулыгының яңа җитештерүен эшләтеп җибәрде

21.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО»нефть эшкәртү комплексында яңа җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасыннан урта дистиллятларны (ДД) гидроочистарту җайланмасы 3,7 млн тонна чималны (турыдан-туры куылучы керосин һәм дизель фракцияләрен, ныкланган дистиллят фракцияләрен) ел саен эшкәртү өчен билгеләнгән. Проектны тормышка ашыру 3 ел дәвам итте. Җайланма төзелешенә капиталь кертемнәр 16,1 млрд. сум тәшкил иткән. Тулаем алганда, «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруга «Татнефть» компаниясе якынча 400 млрд.сум керткән. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, җайланманың югары технологияле җиһазларының 95%ы Россиядә җитештерелгән.

«Безнең ел ахырында биредә, „ТАНЕКО“ комплексында, очрашу һәм яңа җайланмаларны эшләтеп җибәрү традициясе бар. Коронавирус пандемиясе китергән барлык кыенлыкларга карамастан, "Татнефть“ компаниясе бу елны лаеклы тәмамлый. "ТАНЕКО" безне яңа җитештерү объектлары белән сөендерүен дәвам итә. Комплекста „Татнефть“ икътисады өчен дә, Татарстан Республикасы өчен дә бик мөһим проектлар гамәлгә ашырыла. „ТАНЕКО“ коллективына, төзүчеләргә, проектлаучыларга һәм партнерларыбызга рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Евро-6” двигательләре өчен экологик стандартлар буенча дизель ягулыгын җитештерүнең еллык күләмен 4 тән 7,6 млн тоннага кадәр арттырачак. Реактив двигательләр өчен ягулык чыгару 350 мең тоннага артачак һәм елына 1 млн тоннага җитәчәк. Максатчан продуктлар белән беррәттән җайланмада нафт (нефть химиясе өчен чимал) чыгарыла.

Наил Маһанов билгеләп үткәнчә, быел «ТАНЕКО» комплексында дүрт яңа югары технологияле җайланма файдалануга тапшырылган инде. Дөнья һәм ил икътисадындагы катлаулы хәлләргә карамастан, нефть эшкәртү өлкәсендәге барлык инвестицион программалар тулы күләмдә башкарыла. "Компания югары сыйфатлы һәм экологик чиста продукция генә җитештерә һәм ахыр кулланучыларга җиткерә. Ассызыклап китәм, без үзебезнең җиһазлар белән тәэмин итүчеләрне сайларга тырыштык. Бу – Татарстан һәм Россия икътисадын үстерүгә безнең өлешебез», - дип өстәде «Татнефть» ГАҖ генераль директоры.

Гидроочистарту технологиясе күкерт һәм ароматлы углеводородларның эчтәлеген заманча халыкара стандартлар дәрәҗәсенә кадәр киметә. Бу автомобильнең хезмәт итү вакытын арттыра һәм атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләр күләмен киметә.

Шулай ук «ТАНЕКО»га визиты барышында Рөстәм Миңнеханов берничә яңа җитештерү җайланмасын төзү барышы белән дә танышты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.