Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы ачылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Президиум карары нигезендә, унсигезенче утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 6 республика законы проекты.
Беренче укылышта гомуми файдаланудагы тимер юлларына карата салым ставкасы күләмен билгели торган, күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча региональ программаны әзерләү тәртибен төгәлләштерә торган закон проектлары каралачак.
Парламент утырышында шулай ук "Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын РФ Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы каралачак. Закон проекты Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына индивидуаль торак йортлар төзү чараларына финанс ярдәме күрсәтүне күздә тота.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында "2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына бюджет турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика бюджетының керем өлеше – 18,3 млрд.сумга, чыгым өлеше 14,2 млрд. сумга арткан. Закон проекты Татарстан Президентына кул куюга җибәрелде.
Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, бюджетка үзгәрешләр, федераль бюджеттан кергән акчаларны исәпкә алып, бюджетның факттагы үтәлеше нигезендә кертелә.
Депутатлар «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында республика закон проектын карады. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.
Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» ТР Законына үзгәреш кертү хакында закон проектын хупладылар.
Депутат Алсу Нәбиева аңлатып узганча, закон проекты Сәүдә-сәнәгать палаталарының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү чараларында катнашуын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Әлеге закон проектын кабул итү өчен тавыш бирде.
Моннан тыш, бүген парламентарийлар, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.