Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов газ-мотор инфраструктурасының берьюлы 4 яңа объектын ачты

21.12.2020

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасында газ салу инфраструктурасының берьюлы дүрт яңа объектын ачу тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Барыгызны да Яңа ел алдыннан республикада тагын 4 яңа газ салу станциясе ачылу белән котлыйсым килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республикада алар 28 булачак. Икътисадта пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, газ һәм газ-мотор ягулыгы куллану арта бара. «Газпром» компаниясенә һәм аның бүлекчәсенә - «Газпром газомоторное топливо»га әлеге проектларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. «Газпром» җитәкчелеге безнең барлык ихтыяҗларыбызны һәрвакыт аңлый. Газ-мотор ягулыгында йөргән транспорт саны да артачак. Федераль ярдәм аркасында без газ-мотор ягулыгында техника сатып алуны стимуллаштырабыз. Моннан тыш, бездә техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү буенча тулы бер программа бар. Ышанам ки, барысы да безнең экология өчен эшләнә».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, газ-мотор ягулыгын куллану – бу әле икътисадый яктан максатчан да.

«Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Соин билгеләп үткәнчә, Россиядә газ-мотор ягулыгын куллану үсеше тенденциясе күзәтелә.

Онлайн режимда Нурлатта, Актаныш районында АГНКС һәм Минзәлә районында АГНКС ачу тантанасы узды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.