Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар салым салуның патент системасын куллануга кагылышлы закон проектын кабул итте. Документ патент буенча эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлеген 63тән 80гә кадәр киңәйтә, шул исәптән алар буенча кулланылган вакытлы керемнә бердәм салым да.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 18 нче утырышында аңлатма бирде. «Бу мәсьәлә буенча күп тапкырлар фикер алышынды. Кайчандыр моны эшләргә кирәк иде, бизнес бертигез шартларга ия булырга тиеш», — диде Татарстан Президенты.
Ул ассызыклаганча, бизнес белән вәзгыять контрольдә тотылачак, чөнки «аны саклап калу мөһим». "Әгәр катлаулы мизгелләр булса, без мәсьәләләрне карау өчен парламентка мөрәҗәгать итәчәкбез. Бизнесның безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлыйбыз без", - дип билгеләп үтте ул.
Закон проектын ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Ул искә төшергәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан вакытлы керемгә бердәм салым гамәлдән чыгарыла. Аның сүзләренә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә вакытлы керемгә бердәм салым режимын озайту үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән.
"Федераль закон кабул ителде, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. - Патент турында республика законына үзгәрешләр кертү белән без бизнес өчен салым салуның нинди режимнарын кабул итәргә кирәклеген билгеләргә өстәмә мөмкинлекләр бирәбез. Безнең өчен патент буенча сумманы вакытлы керемгә бердәм салым буенча салым йөкләнеше бәясенә максималь якынайту өстенлекле булды. Юридик зат гомуми салым режимына, салым салуның гадиләштерелгән системасына һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымына күчәргә хокуклы. Шәхси эшкуарлар, күрсәтелгән салым режимнарыннан тыш, патентка күчәргә яки үзмәшгуль булырга мөмкин".
Мидхәт Шаһиәхмәтов Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларын китерде, аның нигезендә 2020 ел башыннан вакытлы керемгә бердәм салым түләүчеләренең беркадәр кимүе күзәтелә. Ул билгеләп үткәнчә, сәбәпләрнең берсе – салым салуның башка режимнарына, шул исәптән үзмәшгульләр статусына күчү.
Министр билгеләп үткәнчә, вакытлы керемгә бердәм салым куллана торган 15 меңгә якын кече һәм урта бизнес вәкиле (ягъни 35%ы) салым салуның яңа режимын сайлаган. 14 меңгә якын кеше әлегә карар кабул итмәгән.
Депутатларның күп санлы сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы икътисад министры кече һәм урта бизнес вәкилләренең алар өчен иң уңайлы һәм табышлы салым режимын мөстәкыйль сайларга хокуклы булуын билгеләп үтте.
Закон проектына Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Хисап һәм Иҗтимагый палаталарның уңай бәяләмәләре булуын билгеләп, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин закон проектын берьюлы өч укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Якын арада кабул ителгән закон проекты республика Президентына кул куюга җибәреләчәк.