Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть җыелма командасы" Әлмәт КВН командасында катнашучылар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов катнашты.
Элегрәк "Татнефть җыелма командасы" КВН Халыкара берлегенең Югары лигасы чемпионы булды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу – республика өчен бик мөһим җиңү. "КВНда бик сәләтле, тапкыр һәм максатчан кешеләр генә җиңә ала. Шуңа күрә без сезнең белән горурланабыз. Сез ТАССРның 100 еллыгына искиткеч бүләк ясадыгыз", - диде ул.
ТР Президенты ассызыклаганча, алтын медальләр бик көчле көндәшләр белән көрәштә табыла. «Без финал уенында катнаштык һәм сезнең өчен җан аттык. Сез искиткеч программа, бик саллы чыгыш әзерләдегез. Сезнең конкурентлар бик көчле иде, әмма кискен көрәштә сез җиңүгә ирештегез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Наил Маһанов сүзләренә караганда, "Татнефть җыелма командасы" җиңүе – ул бөтен республика имиджына керткән өлеш. «Татарстан үзенең лидерлык позициясен раслады. Чемпионлыкка бик тырыш хезмәт куелган. Сезне чын күңелдән котлыйм!» - диде «Татнефть» ГАҖ генераль директоры.
Аннары Рөстәм Миңнеханов командага ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Үз чиратында «Татнефть җыелма командасы» капитаны Президентка чемпион медален тапшырды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республикада КВН хәрәкәте музеен оештырырга тәкъдим итте.