Рөстәм Миңнеханов М-12 яңа трассасы төзелешен югары бәяләде

24.12.2020

М-12 яңа трассасын төзү М-7 юлын бушатырга һәм Казаннан Мәскәүгә кадәр юл вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясендә белдерде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, янәшәсенлә трасса үтәчәк авыллар кешеләренең борчуларын аңлый. Ул төзелештә барлык санитар нормалар да үтәләчәк, кирәкле саклау экраннары урнаштырылачак, дип ышандырды.

«Тулаем алганда, халыкка моннан 10 плюс, безгә бу проект белән бәхет елмайды. Әгәр сез 6,5 сәгатьтә Казаннан Мәскәүгә кадәр барып җитә аласыз икән - бу бик әйбәт бит. Безнең республика өчен бу бик перспективалы проект, аны 3 ел эчендә гамәлгә ашыру планлаштырыла", - дип өстәде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев