Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть Арена» боз сараенда республика Чыршы бәйрәмендә катнашучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, республика Яңа ел чыршысы 2000 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
Әлеге чарада ел саен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән 8 меңнән артык бала катнаша.
Быел тамашалар өч этапта узачак: 12, 15 һәм 18 сәгатьтә. Бу санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәү һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә туры китереп, зал яртылаш тутырыла, ә барлык тамашачылар шәхси саклану чаралары – битлекләр кулланырга тиеш.
«Бүген бу залда республикабызның барлык муниципаль районнарыннан балалар җыелды. Сезне Яңа ел – иң якты һәм шатлыклы бәйрәм белән котлыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов, балаларга мөрәҗәгать итеп. Ул билгеләп үткәнчә, бу залда барысын да ихтыяр көче, хезмәт һәм тырышлык берләштерә.
Чыршы бәйрәменә фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук ятим балалар, аз тәэмин ителгән һәм мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган.
«Сезнең барлык казанышларыгыз Татарстанны данлый. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз, беркайчан да туктамагыз һәм гел алга барыгыз. Үз көчегезгә һәм республикага ышаныгыз", - дип теләде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ихтыярыйларга аерым игътибар бирде (Татарстанда барлыгы 63 мең ихтыярый). Ул ирекле ярдәмчеләргә изге гамәлләр кылырга омтылулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны Яңа ел белән котлады.