Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Яклар Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газның җитештерү һәм сату инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ Директорлар советы Рәисе Алексей Кахидзе, «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе Александр Аполонский, «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ генераль директоры Константин Белоусов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов катнашты.