Татарстан үзенең чит ил партнерлары, шул исәптән гарәп дөньясы илләре белән элемтәдә тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясе кысаларында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан гарәп илләре белән ныклы мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итә. Әлеге эш «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында да алып барыла. Төркемнең чираттагы утырышын Согуд Гарәбстанында уздыру планлаштырыла. Согуд Гарәбстаны Тышкы эшләр министрлыгыннан рәсми чакыру килгән инде, утырыш киләсе елның көзенә планлаштырылган.
Мисыр белән элегрәк илдә Татарстан Көннәрен үткәрү турында килешүгә ирешелгән иде, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу планнарны да тормышка ашыру планлаштырыла. Татарстан көннәре киләсе ел ахырына якынлашыр дип көтелә.
Татарстанның гарәп дөньясы илләре белән багланышлары үсешенә мөселманнар да ярдәм итә. Шулай итеп, 2022 елда республикада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулачак. «Россия Президентыннан программаны әзерләү буенча йөкләмә бар инде. Без бу датаны дөнья дәрәҗәсендә билгеләп үтәргә тиеш", - дип өстәде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук киләсе елда Казанда яңа Җәмигъ мәчетен төзү урынын сайлау планлаштырыла, дип өстәде.