Яңалыклар

30.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Форостагы «Сәләт-Ак Барс» лагеренда булды һәм балаларның ялын оештыру шартларын тикшерде. Хәзер лагерьда юнәлешле сменаларда Татарстаннан - 237 бала һәм Кырым Республикасыннан 60 бала ял итә.

28.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Рубин» футбол клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Очрашу команданың клуб базасында узды.

27.07.2024

Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе дәүләт казна учреждениесе директоры итеп Хафизов Илнар Фәнил улы билгеләнде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр ителде.

27.07.2024

Татарстан Республикасында 40 район бөртекле культуралар суктыруга кереште – көзге бодай, арыш, борчак һәм арпа. Бүгенгә 1 млн 326 мең гектардан 86 мең га суктырылган, бу планның 6,5 %ы, 288 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 33,5 ц/га (2023 елда - 29,9 ц/га). Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

27.07.2024

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программалары, шулай ук күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы актив фазада тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

27.07.2024

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программалары, шулай ук күп торакфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы актив фазада тора.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

27.07.2024

Яңа уку елы башланырга бер айдан аз гына артыграк вакыт кала, һәм мәгариф учреждениеләрендә ремонт эшләрен сыйфатлы һәм вакытында тәмамлау мөһим. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшерде.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

26.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Изге ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Свияжск утрау-шәһәрчегендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивален ачты.

Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, ТР Зеленодольск һәм Спас районнары администрацияләре, шулай ук Болгар музей-тыюлыгы һәм «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы ярдәмендә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды тарафыннан оештырылды.

26.07.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам һәм вакыф эшләре идарәсе рәисе Умар Хабтур Дәръи һәм Мөхәммәд бине Зәйд исемендәге Гуманитар университет ректоры Хәлиф Мөбарәк Әл Заһири белән очрашты.

26.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе Хакиме Ботир Зарипов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Битләр: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>