Яңалыклар

03.10.2025

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында 2026 елда Россия венчур форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты рәистәше Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.

02.10.2025

Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Росгвардия директоры армия генералы Виктор Золотов белән очрашты.

01.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмдә катнашты.

01.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара Казан Ратушасында узды.

01.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында «Батареон» компаниясенең литий-ион аккумулятор батареяләре заводын ачуда катнашты. Аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.

01.10.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усады авылына эш сәфәре кылды, анда ул «Тәрбия үзәге» яңа белем бирү үзәгендә булды.

01.10.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы.

30.09.2025

Россиядә Өлкәннәр ункөнлеге 1 октябрьдән башлана. Татарстанда олы яшьтәге өлкәннәр республика Рәисеннән бүләк җыелмалары алачак. Өлкән буын вәкилләре бушлай концертларга, музейларга һәм мунчаларга барачак, алар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар Өлкәннәр көненә багышланган чаралар, ташламалар һәм пенсияләрне индексацияләү турында сөйләделәр.

30.09.2025

Бүген ТР Фәннәр академиясендә Е.К. Завойский ис. халыкара премияне тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

30.09.2025

ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Мәгариф министры урынбасары Цзянфэн Ду белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Битләр: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>