Яңалыклар

26.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.

26.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры, доктор Мөхәммәт бен Мөбарәк бен Даин белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.

26.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумының пленар утырышында катнашты. Исегезгә төшерәбез, чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.

Пленар утырышның төп темасы - "Углеводородларның минераль-чимал базасын торгызу буенча заманча мәсьәләләр һәм өстенлекле бурычларны хәл итү юллары".

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген төбәк өчен булган һәм кулланыла торган технологик чишелешләр, шулай ук ресурс базасының сыйфаты бик мөһим.

26.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның эшлекле иртәнге ашында катнашты.

Эшлекле иртәнге аш Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында оештырылган һәм «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.

Фикер алышуның төп темасы - "Фәннән инвестицияләргә: нефть-газ компанияләренең инновацион тәҗрибәләре".

26.08.2024

Бүген Татарстанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды. Чара 26 августтан 28 августка кадәр «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.

Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Сәламләү сүзендә ул ассызыклаганча, бүген фәнни-технологик мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалану һәм республиканың тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү аеруча мөһим.

24.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Элистада (Калмыкия Республикасы) булды.

24.08.2024

Урып-җыю кампаниясе барышы һәм беренче яртыеллыкта республика АСК эшенең төп йомгаклары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер – министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

24.08.2024

Социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

24.08.2024

Киләсе атнада, 30 августта, татарстанлылар республиканың төп дәүләт бәйрәмен - Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкләр. Казанда һәм башка муниципаль берәмлекләрдә чаралар Шәһәр көнен дә бәйрәм итәчәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга йөкләде.

23.08.2024

«Иннополис» МИЗда өченче ел рәттән Invest Regatta Innopolis уза, ул венчур индустриясенең әйдәп баручы экспертларын, эшкуарларны, үсеш институтлары, корпорацияләр вәкилләрен һәм дәүләт эшлеклеләрен тәҗрибә уртаклашу һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү өчен берләштерә.

Битләр: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>