Зеленодольскта «Турбина» яңа сәнәгать паркы мәйданчыгында газ турбинасы җайланмаларын җитештерү һәм ремонтлау буенча югары технологияле завод эшли башлады. Проект «АМКОР» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Предприятиедә торгызу ремонтын һәм газ турбиналарын җитештерүне локальләштерүнең яңа технологияләре булдырылган. Шулай ук 3D-басма технологияләре кертелә.
Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиенең республика һәм тулаем ил икътисады өчен стратегик әһәмиятен билгеләп үтте. "Бу завод кына түгел, ә газ машиналарын торгызу һәм киләчәктә булдыру өчен эшләнгән технологияләр үзәге. Монда без зур перспектива күрәбез", - диде Татарстан Рәисе.
Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, әлеге территориядә куәтле сәнәгать кластеры формалаша. "Зеленодольск өчен бу мөһим, шул исәптән миграцияне киметү күзлегеннән дә. Яңа җитештерүләр - лаеклы хезмәт хакы белән югары технологияле эш урыннары", - дип ассызыклады район башлыгы.
Завод «Турбина» сәнәгать паркының беренче резиденты булды, аңа инвестицияләр 1 млрд сумга якын тәшкил итә. Биредә барлыгы 220дән артык эш урыны булдырылачак. Бүгенгә 8 резидент белән килешү төзелгән.