ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда быел гамәлгә ашырыла торган 34 социаль-мәдәни объектны капиталь ремонтлау программасының 33 программасы төгәлләнгән

22.11.2025

Быел гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт программалары тулысынча диярлек төгәлләнгән. Стационарларны ремонтлауны үз эченә алган бер генә программа буенча эшләр дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнарын видеоконференцэлемтә буенча тоташтыру белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Быел гамәлгә ашырыла торган 34 социаль-мәдәни объектны капиталь ремонтлау программасының 33е төгәлләнгән. Медицина стационарларын ремонтлау республика программасына кергән 19 объектның 3се эшләнеп бетмәгән әле. Аның буенча үтәлеш 93% дип бәяләнә. Хисап атнасында ике объект тапшырылган - Саба районында һәм Казанда.

Узган ярты айда Кукмара районында ике объект һәм Казанда бер объект тапшыру белән «Мәдәният»тармагының 27 объектын төзү программасы төгәлләнгән.

Шулай ук Зеленодольск районында балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау программасы тәмамланган.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы быел 42 муниципалитетта 911 торак объектны үз эченә ала. Гомуми үтәлеш 98% дип бәяләнә. Бүгенгә 33 муниципаль берәмлектә программа чаралары тулысынча төгәлләнгән. Подряд оешмалары соңгы ярты айда файдалануга тапшырган 13 муниципалитеттагы 40 объектны да кертеп, 798 йортта эшләр төгәлләнгән.

Барлык муниципаль берәмлекләр дә диярлек җылы бирү чорына әзерлек паспортлары алганнар. Әмма Казан һәм Азнакай районы әлеге паспортларны әлегә алмаган. Министр билгеләнгән срокларда Ростехнадзорның барлык кисәтүләрен бетерергә чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.