Яңалыклар

26.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

26.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар 2024 елның 1 яртыеллыгында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларын карадылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

25.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Sifi компанияләр төркеме президенты Габдеррахман Ндиае (Сенегал) белән очрашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең Африка дәүләтләре белән хезмәттәшлеге конструктив рәвештә үсә һәм Татарстан, үз чиратында, Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Сенегал белән хезмәттәшлекне үстерергә тели.

25.07.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов семинарийлар башлыгы, Экспертлар советы һәм Иран Ислам Республикасы Конституциясен саклаучылар Советы әгъзасы Алиреза Арафи белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Ализера Арафи әфәнде Татарстанга эш сәфәре кыла һәм «Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» V халыкара фәнни-дини конференциянең пленар утырышында катнаша.

23.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Журналистлар алдында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, «Татэнерго» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов, «Казэнерго» АҖ генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов, «Водоканал» МУП генераль директорының беренче урынбасары Марат Сәлахов чыгыш ясады.

20.07.2024

«Безнең ишегалды» программасы кысаларындагы чаралар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

20.07.2024

Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2024 ел башыннан административ җаваплылык турында 65 карар чыгарган. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 749 тапкыр булганнар. Моннан тыш, Баш инвестицион-төзелеш идарәсе гыйнвардан бирле 159 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре 1 625 тикшерү уздырган, нәтиҗәдә 562 хокук бозу очрагы ачыкланган. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш мәйданчыкларындагы тикшерүләр турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

16.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга 2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча халык һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләделәр. Брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

16.07.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Истанбулда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында эш сәфәрендә.  

13.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Битләр: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>