Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

21.11.2025

Хөрмәтле Татарстан Республикасы салым хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез һәм Россия Федерациясе салым органнары оешуга 35 ел тулу белән котлыйм!

Салым хезмәтен булдыру вакыты Россиядә базар үзгәртеп корулары башлануга туры килде. Бу катлаулы чорда салым органнары илнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә, мөһим социаль-икътисадый бурычларны хәл итүдә таяныч булып тордылар.

Шунысы мөһим, салым хезмәте, заманча методлар һәм технологияләр кулланып, даими камилләшә бара. Республика салым хезмәтенең аерым горурлыгы - өлкән буын тәҗрибәсен һәм яшь белгечләрнең энергиясен берләштергән профессионаллар коллективы. Алдынгы цифрлы карарларны гамәлгә кертеп, сез салым түләүчеләр белән хезмәттәшлекне гадирәк һәм үтә күренмәле итәсез, халык һәм бизнес арасында югары салым культурасы формалаштыруга ярдәм итәсез.

Һәр хезмәткәргә намуслы хезмәте, үз бурычларына намуслы мөнәсәбәте, республиканың икътисады һәм социаль өлкәсе эшчәнлеген тәэмин итүгә керткән шәхси өлеше өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телим! Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.