Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.
Яклар кайбер актуаль мәсьәләләр, шул исәптән традицион кыйммәтләрне саклау, конфессияара диалогны ныгыту һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Сезнең белән очрашу безнең өчен зур мәртәбә, диде Рөстәм Миңнеханов, Тәлгать Таҗетдингә мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бөек Болгар шәһәрен торгызу, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын үстерү проектында Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең аерым ролен билгеләп үтте.
Очрашу барышында Татарстан Рәисе мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.
Бүләк рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга аерым өлеш керткән өчен тапшырылды.
Очрашуда Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, башка рәсми затлар катнашты.