Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гүлл Хәссән Хәссән белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Әфганстанның алга таба үсеше өчен шартлар тудыру һәм гуманитар мәсьәләләрне хәл итү яклы. Татарстан, Россия Федерациясе төбәкләренең берсе буларак, Әфганстанга сәнәгать продукциясен китереп торуны киңәйтү белән кызыксына.
Белешмә өчен:
2023 елда Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» халыкара форумы узды, анда Әфганстанны Югары белем министры вазыйфаларын башкаручы Нида Надим тәкъдим итте.
2025 елның маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында Премьер-министр урынбасары Абдул Гани Бәрадәр җитәкчелегендәге Әфганстан делегациясе катнашты.
Моннан тыш, 2025 елның августында Әфганстанга Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе барган иде.