Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәтенең Ислам эшләре буенча Югары Советы Рәисе Шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд Бин Рашед Әл Хәлифә белән очрашты

19.11.2025

Татарстан Республикасы Бәхрәйн белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәтенең Ислам эшләре буенча Югары Советы Рәисе Шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд Бин Рашед Әл Хәлифә белән очрашуда белдерде.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Россия Федерациясе Бәхрәйн белән багланышларга зур әһәмият бирә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында Бәхрәйнгә һәрвакыт кызыксынып баруын хәбәр итте (2022 елда Татарстан Рәисе Бәхрәйн форумында катнашты, 2024 елның ноябрендә ислам банкингы һәм финанслары буенча 19 нчы еллык конференциядә катнашты).

Очрашу барышында Татарстан Рәисе искәрткәнчә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында Казанда ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит буенча оешма (AAOIFI) белән берлектә конференция уздырылды.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла, диде Рөстәм Миңнеханов һәм Шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд бин Рашед Әл Хәлифкә төркемдә катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, мондый абруйлы экспертларның катнашуы мөһим карарлар кабул итүгә ярдәм итә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.