Татарстанның биш югары уку йорты вәкилләре «Россия студентлар язы" XXXIII бөтенроссия фестивалендә катнашачак

19.11.2025

Татарстанның биш югары уку йорты вәкилләре составында 60тан артык кеше ноябрь аенда Казанда үтәчәк «Россия студентлар язы» XXXIII бөтенроссия фестивалендә катнашачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Казанда "Студентлар язы" ноябрьдә, киләсе атнада ук старт ала. Ни өчен "яз" ноябрьдә уза? Беренчедән, бездә һәрвакыт яз, ә студентларда – бигрәк тә. Икенчедән, билгеле бер оештыру моментлары һәм чараларның тыгыз графигы булды, алар билгеләнгән вакытта бу вакыйганы уздырырга мөмкинлек бирмәде», - дип ачыклык кертте Азат Кадыйров.

Казан шәһәре инде дүртенче тапкыр «Бөтенроссия студия язы" финалын уздыру урыны булачак.

"Фестиваль ил буйлап сәяхәт итә. Безгә финалны дүртенче тапкыр уздыруны ышанып тапшырдылар, бу федераль коллегаларның – Россия яшьләр берлегенең, Россия яшьләр министрлыгының ышаныч дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә", - дип ассызыклады ТР яшьләр эшләре министры.

«Россия студентлар язы» бөтенроссия фестивале Казанда 25-29 ноябрьдә узачак. Ул Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Татарстаннан фестивальдә 60тан артык студент чыгыш ясаячак, алар барлык юнәлешләрдә конкурс номерларын тәкъдим итәчәк.

Азат Кадыйров шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан вәкилләре ел саен фестивальдә призлы урыннар ала. Әйтик, узган ел республика гомуми зачетта икенче һәм «Төбәк программасы» юнәлешендә өченче урынны алды.

«Россия студентлар язы» XXXIII бөтенроссия фестивале җиңүчеләре алкышларга күмеләчәк, тамашачылар мәхәббәте, партнерлардан призлар һәм, бәлки, акчалата премияләр алачак. Бу хакта брифингта Россия яшьләр берлегенең «Студетлар язы» яшьләр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасы җитәкчесе Валерия Позикова хәбәр итте.

"Хәзер акчалата премияләр мәсьәләсе карала", - диде ул.

Валерия Позикова өстәп әйткәнчә, федерациянең күп кенә субъектларында конкурс финалистлары, губернаторлар, субъект башлыклары, министрлыклар вәкилләре белән очрашып, исемле премияләр ала торган тәҗрибә бар.


"Татар-Информ" МА.