Татарстан Рәисе һәм Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы Казан Кремлендәге "Минем Иран" күргәзмәсендә булдылар

26.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Абедин Разави Хөррам "Минем Иран" күргәзмәсендә булдылар. Күргәзмә Казан Кремлендә оештырылган.

Күргәзмәдә Иран осталарының эшләре тәкъдим ителгән: эмальдә рәсем, агачта инкрустация, фирүзәдә инкрустация, чүкеп ясау, каллиграфия, келәм туку, "терме" техникасында башкарылган кулдан эшләнгән тукымалар, , миниатюра һәм каллиграфлар эшләре. "Уникаль экспонатлар, бик зәвыклы эш", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Күргәзмә 23 июньдә ачылган һәм быелның 16 июленә кадәр дәвам итәчәк. "Минем Иран" - Иранның ТРдагы Консуллыгының һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының уртак проекты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.