Рөстәм Нигъмәтуллинның Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате

26.06.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Наркотикларны дөрес кулланмауга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате.

"26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге бөтендөнья әһәмиятендәге бәйрәмне билгеләп үтә –
Халыкара наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне.

Бу датаны билгеләүнең төп бурычы - наркотик кулланудан азат халыкара җәмгыять булдыру максатыннан, барлык илләрнең эшчәнлеген һәм хезмәттәшлеген көчәйтү.

Бүген наркомания проблемасы - планета халкының сәламәтлегенә җитди куркыныч.

Бөтен дөньяда вазыйфалары турыдан-туры кешеләр сәламәтлегенә кагылганнар кешелеккә наркоманиянең нинди куркыныч авыру икәнен тагын бер кат искә төшерер өчен бар көчләрен куялар.

Безнең ил наркотикларга каршы дәүләт сәясәтен камилләштерү, аның норматив хокукый базасын үстерү буенча эзлекле һәм реаль адымнар ясый, бу әлеге өлкәдә эшне көчәйтүгә, аның масштабларын һәм нәтиҗәләрен киметүгә ярдәм итә.

Татарстан Республикасында наркоманияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Үткәрелгән максатчан чаралар наркомания таралуга каршы тору системасын булдырырга мөмкинлек бирде. Ул наркотикларның законсыз әйләнешен туктатуга, наркоманнарны дәвалау һәм реабилитацияләүнең нәтиҗәлелеген һәм мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын үз эченә ала. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне профилактикалауга, наркотиклар куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында мәгълүмат булуны арттыруга, актив һәм файдалы ял итү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә.

Наркоманиягә каршы көрәш бер кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел. Уртак тырышлык ярдәмендә генә безнең көннәрдәге глобаль проблеманы – наркоманияне җиңүдә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

Сезнең актив тормыш позициясегез һәм наркоманиягә каршы көрәштә килешмәүчәнлегегез берничә кешенең гомерен саклап калачак. Бергәләп кенә без якыннарыбызның иминлеген һәм сәламәтлеген саклый алабыз!".


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.