Рөстәм Миңнеханов КФУның педагогика хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгендә булды

27.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Казан федераль университеты педагогика хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгендә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Ленар Сафин озата йөрде.

Үзәк 2020 елда "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү үзәге мәйданчыгында төзелгән.

Үзәкнең төп бурычлары - педагогларның һөнәри үсешенең нәтиҗәле технологияләрен куллану, аларның һөнәри кыенлыкларын диагностикалау, яңа һөнәри компетенцияләр алуга сорауларны системалы анализлау нигезендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының глобаль конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итүгә педагогларның әзерлеген формалаштыру. Ел саен 8 меңгә якын педагог үз квалификациясен күтәрә.

Үзәк 1962 елда төзелгән бинада урнашкан. 2020-2023 елларда биредә капиталь ремонт үткәрелгән. Бүгенге көндә дәресләр кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган 14 уңайлы аудиториядә үткәрелә. Утыру урыннарының гомуми саны 450. Шулай ук 28 торак бүлмә бар.

Рөстәм Миңнеханов укытучылар белән аралашты, укучылар һәм финанс грамоталылыгы кабинетын лекцияләр залын карады, мәктәпкәчә белем бирү кабинетын, компьютер аудиториясен һәм табигать фәннәре грамоталылыгы кабинетын карады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.