Рөстәм Миңнеханов Казан дары заводы коллективын предприятиенең 235 еллыгы белән котлады

26.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесенең 235 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, заводны коллектив үзенчәлекле итә. Бүген предприятиедә 2,5 меңнән артык кеше эшли. "Бу - үз эшенең профессионаллары, алар эшкә бөтен җаваплылык белән карыйлар. Һәр хезмәткәргә хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәсем килә», - диде республика Рәисе.

Ул  җитештерү ветераннарына аерым рәхмәт белдерде. "Сез заводта хезмәт традицияләренә нигез салдыгыз, бөтен бер династияләр барлыкка килде. Сезнең осталыгыгыз һәм тәҗрибәгез яшь хезмәткәрләргә күчә. Бүген предприятие күбесенчә сезнең эшләнмәләр хисабына үсеш ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов заводка алга таба үсеш һәм яңа хезмәт җиңүләре теләде, шуннан соң берничә дәүләт бүләген тапшырды.

"Безнең предприятиенең горурлыгы - эшчеләр. Алар арасында хезмәт династияләре аерым урын алып тора. Безнең заводта 160 хезмәт династиясе бар", - диде үз чиратында "Казан дәүләт казна дары заводы" ФКП генераль директоры Александр Лившиц.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов предприятие тарихына багышланган фотокүргәзмәне карады һәм завод ветераннары белән аралашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.