Татарстанның Көнчыгыш Әзәрбәйҗан белән мөнәсәбәтләренең күптәнге тарихы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Көнчыгыш Әзәрбәйҗан Провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Абедин Разави Хөррам белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов Губернаторга узган елның сентябрендә Татарстан делегациясенең Көнчыгыш Әзәрбәйҗанга визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. "Бу минем сезнең провинциягә өченче визитым иде. Без сезнең уңышларыгызга һәм үсешегезгә шатланабыз», - диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. "Безнең илләр - иң кискен халыкара проблемаларны хәл итүдә яхшы күршеләр һәм партнерлар. Хәзерге шартларда дәүләтләребезнең хезмәттәшлеге аеруча кыйммәтле һәм актуальлек ала", - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең зур потенциалына басым ясады. "Безнең сәнәгать линиясе буенча элемтәләргә килгәндә, монда „КАМАЗ“ компаниясенең тәҗрибәсе зур. Бу Татарстанның башка предприятиеләре өчен үрнәк булырга тиеш", - дип ассызыклады ул.
Республика Рәисе әйтүенчә, Татарстан - машина төзелеше төбәге: "Без автомобильләр, вертолетлар җитештерәбез, суднолар төзибез. Татарстан - нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар җитештерү үзәге. Бездә агросәнәгать комплексы үсеш алган», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов фәнни-мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте.
Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы республика җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән хезмәттәшлек актив үсеш ала, ә үзара визитлар ике яклы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.