Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара ат спорты комплексында булды, анда республика башкаласындагы Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары уза.
Бәйрәм чаралары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Ипподромга килгәч, Рөстәм Миңнеханов республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Ярышларда 135 гарәп, татар һәм юртак токымлы чиста канлы чабышкы атлар катнаша. Шулай ук тамашачыларга арбалы понилар ярышын күрсәттеләр.
Ат чабышы көненең программасында 8 чабыш һәм 6 узыш. Барлыгы 14 бүләк уйнатыла. Катнашучылар арасында Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Чуваш Республикасы, Башкортостан, Самара, Оренбург, Мәскәү, Чиләбе, Ульяновск, Пенза, Тула, Киров өлкәләре, Ставрополь һәм Пермь крае, шулай ук Мәскәү спортчылары бар.