Яңалыклар

22.06.2023

Казанда социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка кешеләрне тантаналы рәвештә урнаштырдылар. Яңа төзелештә 30 фатирны медицина хезмәткәрләре алган. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

22.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар поликлиникасының филиалын ачтылар.

21.06.2023

Бүген Иннополиска танышу визиты белән РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Дәүләт идарәсе мастеры – җитәкчеләр өчен» укыту программасы тыңлаучылары килде. Алар арасында Әрмәнстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм БДБ илләреннән дәүләт органнары һәм коммерциячел компанияләр җитәкчеләре бар.

21.06.2023

Бүген Казан суворов хәрби училищесында училищедә тәрбияләнүчеләрнең 75 нче чыгарылышы узды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

21.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең күп функцияле дини-мәгариф һәм хаҗ үзәгендә булды. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озата йөрде.

21.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе,  «Динамо» ФСҖ рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

21.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Общественное телевидение России» (ОТР) телеканалы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

20.06.2023

Бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең академия җыр һәм бию ансамбле концерты узды. Концертны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

20.06.2023

Татарстан делегациясе 25 килешүгә кул куйды, шуларның 11е – Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

20.06.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов бүген Казанда Түбән Новгород өлкәсе архив эшләре комитеты җитәкчесе Борис Пудалов рәислегендә узган Россия Федерациясе Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни-методик советы утырышында катнашты.

Битләр: << 341 342 ( 343 ) 344 345 346 347 348 349 350 >>