Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Круг добра" фонды идарәсе рәисе Александр Ткаченко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
"Круг добра" Россия Президенты Указы белән 2021 елда төзелгән. Фондның төп бурычлары авыр тормыш хәленә дучар булган һәм хроник авырулары булган балаларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыруның һәм финанс тәэмин итүнең өстәмә механизмын гамәлгә ашыру, мондый балаларны дарулар һәм медицина эшләнмәләре, шул исәптән Россия Федерациясендә теркәлмәгәннәре бкелән дә шулай ук техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Ткаченко Татарстанның «Круг добра» фонды белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бүгенге көндә фонд аша 200ләп Татарстан баласы дарулар белән тәэмин ителә.