Рөстәм Миңнеханов РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты

06.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

"Татарстанның халыкара хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Илебезнең бердәм тышкы сәясәт линиясе кысаларында Татарстан партнерлар, дус илләр белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешен кертә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, чит илләрдә Татарстан вәкиллекләре эшли. Моннан тыш, республика Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Төркмәнстан белән актив хезмәттәшлек алып бара.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкләгән «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшенә аерым тукталды.

Үз чиратында Сергей Лавров KazanForum үткәрүне югары бәяләде. "Мин форумдагы материалларны укыдым. Программа бик бай булган", - дип билгеләп үтте министр.

"Сез - тышкы элемтәләр алдынгылары арасында. Һәм иң мөһиме - бу эш республика өчен дә, тулаем ил өчен дә яхшы нәтиҗә бирә", - дип ассызыклады Россия Тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы Рөстәм Миңнехановка.

Шулай ук әңгәмә барышында БРИКС дәүләт башлыкларының киләчәк очрашуы турында фикер алыштылар, ул Россия Президенты Указы буенча киләсе елда Казанда узарга тиеш.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.