Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсен карарга чакырды. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
6 июльдән «Казан Экспо» мәйданчыгында «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе уза. Кичә Рөстәм Миңнеханов, РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә, күргәзмә экспозициясе белән танышты, шулай ук санкцияләр басымы шартларында илебез игенчелеген үстерүгә багышланган пленар утырышта катнашты.
"Чаралар бүген һәм иртәгә узачак. Мин авыл товар җитештерүчеләрен, башкала халкын һәм кунакларын күргәзмә мәйданчыгына чакырам", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, күргәзмәгә килүчеләр һәм катнашучылар өчен бушлай автобуслар оештырылган.
Күргәзмә «Казан Экспо» ХКҮянындагы 45 гектар кырны биләп тора. 235 компания катнаша, 300дән артык берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы, шулай ук селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендә алдынгы эшләнмәләр тәкъдим ителә. Күргәзмә белән параллель рәвештә җир сукалау буенча Россия чемпионаты һәм Сөт продуктивлыгы юнәлешендәге хайваннарны үрчетү буенча бөтенроссия конкурсы уза.