Татарстан Рәисе һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы "Чистай" холдинг компаниясе эшчәнлеге белән таныштылар

06.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Чистай районында булдылар һәм «Чистай» холдинг компаниясе эшчәнлеге белән таныштылар.

Компания - Татарстанның иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе. Бүген аның 125 мең гектардан артык җире һәм 7 мең баш мөгезле эре терлеге бар, аларның яртысы савым сыерлары. Холдинг составына республиканың төрле районнарында урнашкан 12 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 3 элеватор керә.

"Чистай" бөртекле, майлы һәм яшелчә культуралары, ит һәм сөт җитештерә. Быел 167 мең тонна көзге бодай, 37 мең тонна язгы бодай, 94 мең тонна кукуруз, 68 мең тонна рапс һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары җыю планлаштырыла. Ел йомгаклары буенча фаразланган сөт күләме - 25 мең тонна.

Холдингта 2 меңнән артык кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артып китә. "Чистай" республиканың тармак уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев шулай ук заманча авыл хуҗалыгы техникасы паркын карадылар. Ул навигация җайланмалары һәм ягулык куллануны контрольдә тоту датчиклары белән җиһазландырылган, бу бизнесның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.

Кунакларны ТР вице - премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм «Чистай» компаниясе генераль директоры Наил Залаков озата йөрде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.