Бүген «Казан Экспо»да Бөтенроссия кыр көне кысаларында Татарстан Республикасы буенча Россельхозцентр филиалы хезмәткәрләренә 30 яңа хезмәт автомобиле ачкычын тапшырдылар. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Ул билгеләп үткәнчә, Россельхозцентр хезмәткәрләре - кырларда һәм лабораторияләрдә көндәлек эш алып баручы югары класслы профессионаллар. "Сез безнең аграрийларга сыйфатлы уңышны саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итәсез", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Алексей Песошин ассызыклаганча, Россельхозцентр - бай традицияле һәм эш тәҗрибәсе булган илнең күптәнге учреждениеләренең берсе: «Бүген сез орлыкчылык, үсемлекләрне саклау, орлыкларның сыйфатын тикшерү, фитосанитар мониторинг, саклау чараларын оештыру өлкәсендә мөһим бурычларны хәл итәсез».
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, Россельхозцентрның комплекслы эше ел саен уңышның 40%ына кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә.
Алексей Песошин оригиналь һәм элиталы орлыкларны сертификацияләү буенча эш юнәлешен аерым билгеләп үтте. Бүген республикада 50 орлык хуҗалыгы бар, алар орлыкларны яңарту ихтыяҗын 90%ка үти.
Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, яңа автомобильләр Россельхозцентр белгечләре хезмәтенең мобильлеген һәм оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.