Яңалыклар

18.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә яңа уңыш игененнән пешерелгән бер бөтен түгәрәк икмәкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

18.08.2023

Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең транспорт белән тәэмин ителешен, сәнәгатьнең якын тармакларын, авыл хуҗалыгын исәпкә алып, сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы. Бу хакта Ульяновскка эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов белдерде. Бүген анда Татарстан Республикасы Рәисенең һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихның ике төбәк эшлекле даирәләре белән очрашуы узды.

18.08.2023

Ульяновск өлкәсендә татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта «Халыклар бердәмлеге йорты» ислам мәдәни-агарту үзәгенә визиты кысаларында белдерде. ТР Рәисен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских озата йөрде.

18.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск шәһәрендә эш сәфәрендә. Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән бергә Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең берничә авиация предприятиесендә булды.

18.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында  Димитровградның «Мастер» индустриаль паркында булды. Аны төбәк Губернаторы Алексей Русских озата йөрде.

18.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Димитровградка эш сәфәре кысаларында Россия Федераль медицина академиясенең медицина радиологиясе һәм онкологиясе Федераль фәнни-клиник үзәгендә  булды. Аны Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских озата йөрде.

18.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Димитровградта эш сәфәрендә. Визиты барышында ул Дәүләт фәнни үзәгендә - Атом реакторларының фәнни – тикшеренү институтында (НИИАР) булды. Татарстан Республикасы Рәисен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских озата йөрде.

17.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.

Чара Кремльдә узды, аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрде.

Утырышны ачып, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләләре илебезнең миллионлаган гражданнары өчен, һәр кеше өчен диярлек мөһим.

17.08.2023

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру буенча Координация советының уртак утырышы узды. Утырышка барлык муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Залда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, "Росатом" дәүләт корпорациясенең "Росатом" җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев, ТР Рәисе Администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, республика оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.

16.08.2023

Казанда соңгы биш елда 16 мәктәп һәм өстәмә корпус һәм 32 балалар бакчасы төзелгән. Мондый мәгълүматларны бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында Казан мэры Илсур Метшин китерде.

Киңәшмә Казанда Б.Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында уза.   Быел төп тема - «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре».

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнаша.

Киңәшмәнең онлайн-трансляциясе оештырылган.

Битләр: << 321 322 323 324 325 ( 326 ) 327 328 329 330 >>