Димитровградта Татарстан Рәисе медицина радиологиясе һәм онкология үзәген карады

18.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Димитровградка эш сәфәре кысаларында Россия Федераль медицина академиясенең медицина радиологиясе һәм онкологиясе Федераль фәнни-клиник үзәгендә  булды. Аны Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских озата йөрде.

Үзәк 2018 елдан бирле эшли. Федераль медицина-биология агентлыгы структурасында иң эре учреждениеләрнең берсе һәм «ябык цикл»ның бердәнбер комплексы булып тора. Үзәк базасында атом медицинасында кулланыла торган онкология авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның барлык булган ысуллары тәкъдим ителгән.

Медицина учреждениесенең төп урыны - Протон үзәге, аның составында елына 1200 пациентка ярдәм күрсәтү өчен исәпләнгән 4 процедура бүлмәсе бар. Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, 2021 елда биредә протон терапиясе ысулы белән 830 пациент, шул исәптән 17 бала дәваланган.

Шулай ук республика Рәисенә Атом медицинасы үзәге эше турында сөйләделәр. Ул үз составында радионуклид диагностика бүлеген һәм радионуклид терапия бүлеген берләштерә, дәвалау-диагностика чараларын күрсәтүгә бербөтен карашны тәэмин итә.

Белешмә өчен:

Протон терапиясе - бүгенге көндә яман шешне дәвалауның үзләштерелгән  алдынгы ысулы. Төгәллекнең иң чик дәрәҗәдә булуы һәм озак клиник ремиссиянең югары ихтималы протон терапиясенең әһәмиятен арттыра, ә күп очракта тирәндә урнашкан һәм чыгаруы авыр булган шешләрне дәвалауның бердәнбер ысулы булып тора.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.