Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Димитровградның «Мастер» индустриаль паркында булды. Аны төбәк Губернаторы Алексей Русских озата йөрде.
Димитровградның «Мастер» индустриаль паркы 2018 елда Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм «КАМАЗ» ГАҖ ярдәме белән, Татарстанның «Мастер» КИПын булдыру тәҗрибәсенә нигезләнеп оештырылган. Хәзерге вакытта паркта 135 мең кв.м. җитештерү һәм 15 мең офис бинасы бар. Майданчык тулысынча барлык кирәкле инфраструктура белән җиһазландырылган, тимер юл тармагы белән тәэмин ителгән, уңайлы транспорт төене бар.
Республика Рәисенә, парк максималь уңайлы шартлар белән бизнес өчен иң тулы ярдәм пакетларының берсен формалаштырган, дип хәбәр иттеләр. Моннан тыш, Димитровград шәһәренең ТОСЭР статусын алуы сәбәпле, резидентларның өстәмә салым өстенлекләре алу мөмкинлеге бар.
Парк резидентлары 30дан артык компаниядән гыйбарәт, 566 эш урыны булдырылган. Иң эре арендаторларның берсе - балалар уенчыклары җитештерүче "Полесье-ДГ". Предприятие 1998 елда Белоруссиядә нигезләнгән. Бүген «Полесье» компанияләр төркеме үз эченә Белоруссия, Россия, Төркия һәм Үзбәкстандагы җитештерү мәйданчыкларын ала. Ассортиментта 4 меңнән артык уенчык бар: конструкторлар, машиналар һәм махсус техника, уенчыклар, уен комплекслары, курчаклар, каталкалар, велосипедлар, электромобильләр, җәйге ассортимент. Продукция дөньяның 71 иленә экспортлана.
Рөстәм Миңнеханов уенчыклар җитештерү технологиясе һәм җитештерелә торган продукциянең төп юнәлешләре белән танышты. Димитровградның «Полесье-ДГ» директоры хәбәр иткәнчә, чималның 80%тан артыгын компания «Нижнекамскнефтехим»нан сатып ала.
Шулай ук Татарстан Рәисенә индустриаль парк территориясендә җитештерелә торган асмалы һәм такмалы авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен тәкъдим иттеләр.