Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты

17.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.

Чара Кремльдә узды, аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрде.

Утырышны ачып, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләләре илебезнең миллионлаган гражданнары өчен, һәр кеше өчен диярлек мөһим.

"Россиядә ел саен автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлада ун миллиардтан артык кеше йөртелә, өстәвенә метрода өч миллиард һәм шәһәр яны тимер юл транспортында миллиардтан артык кеше йөртелә", - дип хәбәр итте Россия Президенты.

"Хөкүмәт һәм төбәкләр алдында хәзер транспорт үсеше буенча конкрет бурычлар да тора. Шуларның берсе – җәмәгать транспортында йөрүне арттыру  -һичшиксез, без бүген бу мөһим мәсьәлә турында сөйләшәбез. Бүген аларны 135 меңнән артык автобус һәм 15 меңгә якын троллейбус һәм трамвай вагоны тәэмин итә. Төбәкләрнең башкалаларында җәмәгать транспорты паркы 71 мең 505 берәмлек тәшкил итә, һәм шул ук вакытта ул муниципаль маршрутларда ике тапкыр азрак, әмма монда ихтыяҗлар, әлбәттә, азрак түгел, ә кайвакыт хәтта күбрәк тә», - дип ассызыклады Владимир Путин.

Җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышы стенограммасы http://www.kremlin.ru сайтында бастырылган. 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. www.kremlin.ru материаллары буенча