Татарстан Рәисе: Ульяновск өлкәсендә татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган

18.08.2023

Ульяновск өлкәсендә татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта «Халыклар бердәмлеге йорты» ислам мәдәни-агарту үзәгенә визиты кысаларында белдерде. ТР Рәисен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских озата йөрде.

Үзәктә үз мәчете һәм волонтерлык оешмалары, Балалар мәгариф үзәге эшли. Ачык һавада Халыклар бердәмлеге милли йорт-музее аерым урын алып тора. Бина һәм күргәзмә экспозициясен татар мәдәниятен саклап калырга теләгән активистлар төзегән һәм бизәгән. Рөстәм Миңнеханов татар ишегалдын карады һәм Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге белән танышты.

Шулай ук бүген үзәк территориясендә Сабантуй бәйрәме узды. Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә Ульяновск өлкәсе җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенәбарлык уңайлы шартлар тудырган өчен һәм һәрьяклап  ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. "Ульяновск өлкәсендә төрле халыклар вәкилләре үз диннәрен, телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап кала алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Без өлкә җитәкчелегенең сезгә яхшы мөнәсәбәттә булуын һәм ярдәм итүен күрәбез. Бу төбәкнең чәчәк атуын телим», - дип өстәде ул.

"Ульяновск өлкәсендә 100дән артык халык вәкилләре яши. Шуны әйтергә телим: татарлар, ә алар монда 150 меңгә якын кеше, бу өлкәдә төп милләтләрнең берсе. Мин сезгә зур хөрмәт белән карыйм, бәйрәмнәргә йөрергә һәм сезгә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышам», - диде Алексей Русских.

Аннары Татарстан Рәисе һәм Губернатор Ульяновск елга портында булдылар, анда Казаннан Татарстан туристлары белән беренче «Метеор-2020» килгән иде. Бу рейс Казан һәм Ульяновск арасында елгада пассажирлар йөртүнең башлангычы. Су асты канатларындагы кораб Горькийның исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводында җитештерелгән һәм аңа «Муса Җәлил» исеме бирелгән.

Шулай ук Ульяновскка визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов В.И. Ленинның йорт-музеен карады. Бу тарихта беренче Ленин музее һәм 1923 елда аның исән чагында ук ачылган бердәнбер музей. Музей экспозициясендә Ульяновлар гаиләсенең чын әйберләре бар. Республика Рәисе аларны караганнан соң, хөрмәтле кунаклар китабына язма калдырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.