Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә яңа уңыш игененнән пешерелгән бер бөтен түгәрәк икмәкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүген иртән Әтнә муниципаль районы ашлык җыюны беренче булып тәмамлады. Анда 58,8 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш 31 ц/га һәм бүген төштән соң ашлык җыюны тагын бер район – Зәй тәмамлады. Аның басуларында 92 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш – 26 ц/га.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ааыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен авыр ел булуга карамастан, әтнәлеләр тагын бер тапкыр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда да Әтнә муниципаль районы ашлык җыюны беренче булып тәмамлаган иде.
Марат Җәббаров, Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, болай диде: 10 көн эчендә республика кырларында ашлык җыю тәмамланырга тиеш. Бүгенге көндә 2 млн 976 мең тонна суктырылган, республика буенча уртача уңыш – 26,4 ц/га.