Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин "Нәтиҗәле төбәк" сынау проекты турында: Үзгәрешләрнең инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудыруы мөһим

17.08.2023

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру буенча Координация советының уртак утырышы узды. Утырышка барлык муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Залда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, "Росатом" дәүләт корпорациясенең "Росатом" җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев, ТР Рәисе Администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, республика оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Алексей Песошин, утырышны ачып, хәбәр иткәнчә, республика бишенче ел рәттән инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингта икенче урынны саклап кала. Әмма төбәк үз казанышларында туктап калырга җыенмый.

Татарстан Республикасы Премьер-министры ассызыклаганча: республика позицияләрен яхшырту өчен резервлар һәм юнәлешләр бар. Төп бурычларның берсе – барлык тәкъдимнәрнең һәм үзгәрешләрнең инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудыруга ярдәм итүе.

Республикада «Сквозной инвестиционный поток» проекты дәвам итә (РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе катнашында). Эш инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда кирәкле төп процедураларны оптимальләштерү өчен 9 алгоритм буенча алып барыла.

«Үтәли инвестицион агым» проектының арадаш нәтиҗәләре, агымдагы эшлекле климат һәм аны яхшырту буенча тәкъдимнәр турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

«Росатом" дәүләт корпорациясенең "Росатом" җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев Татарстан Республикасында «Үтәли инвестицион агым» проектын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләрен һәм перспективаларын тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә: «Үтәли инвестицион агым» проектын уңышлы тормышка ашыру өчен һәм инвесторларга уңайлы шартлар тудыру өчен берничә бурычны үтәргә кирәк, дип ассызыклады. Бу, беренче чиратта, квалификацияле персонал әзерләү, төгәл регламентларны билгеләү һәм үтәү, шулай ук махсус җир кишәрлекләре пулы, алар әзер булырга һәм инвесторга тапшырылырга тиеш. "Болар барысы да инвесторлар белән эшне тизләтәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нигездә, бу юнәлешләрдә эш оештырылган. Регламентларны катгый рәвештә үтәү мөһим. Без реаль нәтиҗәләрне көтәбез".

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Үтәли инвестицион агым» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, хакимият органнарына һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга эшкә җитди карарга кирәк. Эшне җайга салуны ТР Икътисад министрлыгы дәвам итәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.