Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск шәһәрендә эш сәфәрендә. Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән бергә Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең берничә авиация предприятиесендә булды.
Эш программасында беренче пункт - «ПРОМТЕХ-Ульяновск»ка бару. Предприятие Ил-76, ТУ-160М самолетлары өчен борт кабель челтәрләре, Ту-160М, Ту-22М өчен бүлү-коммутация җайланмалары, Sukhoi Superjet New, МС-21 ил самолетлары интерьеры элементлары, МД-80, НК-3, НК-25 авиация двигательләре өчен металл торба үткәргечләр ясауда махсуслаша.
"Промтех-Ульяновск" - граждан авиациясе өлкәсендә импортны алмаштыру дәүләт программаларында төп катнашучыларның берсе: МС-21, SSJ-New һәм Ту-214. Компания продукциясе РФнең иң эре авиатөзелеш предприятиеләре: "Ил" ГАҖ, "Туполев" ГАҖ, "Гражданские самолеты Сухого", "Корпорация Иркут" ГАҖ һәм шулай ук "Объединенная авиастроительная корпорация" ГАҖ составына керүче башка предприятиеләр составында кулланыла. "ПРОМТЕХ-Ульяновск" җитештерүе "Ульяновск" порт махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «ИЛ»-Авиастар авиация техникасы җитештерү буенча Россиянең иң эре предприятиесендә булды. Завод Ил-76МД-90А транспорт самолетлары җитештерүгә һәм Ан-124 "Руслан" транспорт самолетларына сервис хезмәте күрсәтүгә махсуслаша. Җитештерү комплексы технологик операцияләрнең киң спектрына ия: штамплаудан һәм механик эшкәртүдән алып авиация техникасын соңгы җыюга һәм сынауларга кадәр. Предприятие тарафыннан төрле типтагы 90 берәмлектән артык һава судносы чыгарылган.
Татарстан Рәисе булган чираттагы завод - «АэроКомпозит-Ульяновск» булды - Россиядә вакуум инфузия ысулы ярдәмендә барлыкка китерелгән композицион материаллардан авиация өчен конструкцияләрнең көч элементлары һәм агрегатлар җитештерүче бердәнбер завод. Предприятие МС-21 пассажир самолеты өчен «кара канат» ясый. Бүгенге көндә белгечләр төп материалларны һәм импорт комплектлаучы материалларны үзебезнекеләргә алмаштыру буенча зур эш алып баралар. Предприятие җитештерүчәнлеге елына 72 МС-21 самолет комплекты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Ульяновск өлкәсе белән самолетлар төзү өлкәсендә кооперацион элемтәләрне үстерү белән кызыксына. "Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе - авиатөзелеш төбәкләре. Бездә авиация җитештерүләре ягыннан бик күп уртак нәрсәләр бар, үзара тәэмин итүләр башкарыла. Алга таба да актив хезмәттәшлек итәчәкбез», - диде республика Рәисе.