Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы

18.08.2023

Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең транспорт белән тәэмин ителешен, сәнәгатьнең якын тармакларын, авыл хуҗалыгын исәпкә алып, сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы. Бу хакта Ульяновскка эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов белдерде. Бүген анда Татарстан Республикасы Рәисенең һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихның ике төбәк эшлекле даирәләре белән очрашуы узды.

Бүген Ульяновскка Татарстаннан зур бизнес-делегация килде. Делегация составында республиканың 30дан артык компаниясе вәкилләре бар. Бу җавап визиты: март аенда Ульяновск өлкәсеннән эшкуарлар Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән таныштылар.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов «Автодом» ҖЧҖ, «СИМАЗ» ҖЧҖ, «Инжиниринг Сервис-Путьмаш» ҖЧҖ, «КТЦ«Металлоконструкция» АҖнең Ульяновск автомобильләре һәм махсус техника күргәзмәсен карады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Ульяновск өлкәсен тарихи яктан яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. "Ульяновск өлкәсе бай сәнәгать һәм фәнни потенциалы булган төбәк. 2016-2017 елларда төбәкара товар әйләнеше 7 млрд сум тәшкил итә иде. Бүген бу сан шактый артты дип ышанам. Бездә сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү өчен яхшы перспективалар бар. Безнең предприятиеләр һәм оешмалар машина төзелеше, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш, сәламәтлек саклау, транспорт логистикасы, энергияне сак тоту технологияләрен кертү, кара- каршы  тәэмин итүләрне арттыру өлкәсендә партнерлыкны үстерергә әзер», - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Ульяновск өлкәсенә бензин һәм дизель ягулыгы, йөк һәм җиңел автомобильләр, химия предприятиеләре продукциясе, азотлы ашламалар, катнаш азык, табак пыяла, прокат, азык-төлек һәм халык куллануының башка товарларының киң спектрын, медицина җайланмаларын һәм башка продукцияне җибәрә. Ульяновск өлкәсеннән республикага йөк һәм җиңел автомобильләр, цемент, түбә материаллары, агросәнәгать комплексы продукциясе һәм башка күп нәрсәләр кертелә. "Әлеге визит Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасында кооперациягә яңа этәргеч бирер дип ышанам", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның инновацион һәм җитештерү инфраструктурасын формалаштыруын билгеләп үтте. "Без һәрвакыт эшкуарлыкка ярдәм итү, тармак ресурс үзәкләре базасында җитештерү өчен кадрлар әзерләү өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Шулай ук безнең төбәкләрдә мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Алексей Русских үз чиратында Ульяновск компанияләренең Татарстан Республикасының традицион бизнес партнерлары булуын билгеләп үтте. Киткән «дустанә булмаган компанияләр» фонында Ульяновск өлкәсе предприятиеләре проектларны импортны алмаштыру процессына актив рәвештә кушыла.

"Бизнес-миссиядән соң Татарстан Республикасына 50дән артык потенциаль сәнәгать кооперациясе эшләнде, шулай ук датчиклар, җайланмалар, инструментлар, җиһазларны, пластмасса һәм металл эшләнмәләрен ремонтлау буенча беренче контрактлар төзелде. Бүген Ульяновск өлкәсенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә килгән Татарстан Республикасы делегациясенә хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эш өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Төбәкара хезмәттәшлек безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала", - дип билгеләп үтте Губернатор.

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Рәисе һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы очрашулары нәтиҗәләре буенча беркетмәгә имза салынды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Русских Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте арасында «Урта Идел - Каспий диңгезе – Фарсы култыгы» сәүдә-логистика каналы проектын гамәлгә ашыруда катнашу турында килешүгә кул куйдылар. Документ Фарсы култыгына кадәр маршрут буенча җибәрү өчен җыелма йөкләр формалаштыру өлешендә хезмәттәшлекне күздә тота.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.