Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Димитровградта эш сәфәрендә. Визиты барышында ул Дәүләт фәнни үзәгендә - Атом реакторларының фәнни – тикшеренү институтында (НИИАР) булды. Татарстан Республикасы Рәисен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских озата йөрде.
НИИАР 1956 елда оештырылган. Бу - Европадагы атом технологиясе һәм атом энергетикасының төрле мәсьәләләре өлкәсендә тикшеренү эшләренең иң зур фәнни үзәге. МАГАТЭ химаясе астында тикшеренүләр реактор сынаулары, реактор материалларын өйрәнү, радиохимия, ягулык цикллары, атом ягулыгы һәм материалларының инновацион төрләрен эшләү, шулай ук фәнни технологияләр нигезендә радионуклидлар җитештерү өлкәсендә үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов НИИАР эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты, шулай ук тиз нейтроннарда күп максатлы тикшеренү реакторы төзелеше мәйданчыгында булды. Бу - илебез атом тармагының эксперименталь базасын озак вакытлы үстерүнең мөһим проекты, ул алдагы ярты гасыр дәвамында Россиянең инновацион реактор технологияләрен үстерүдә лидерлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа реактор хәзерге вакытта эшләүче БОР-60 җайланмасын алыштырачак һәм булган эксперименталь мөмкинлекләрне шактый киңәйтәчәк дип фаразлана. МБИР төзелеше 2015 елда башланган. 2027 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Реактор төзелешенә студентлар отрядлары да җәлеп ителгән, шул исәптән Татарстаннан да. Бүген объектта республиканың төрле югары уку йортларыннан 14 студент эшли. Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән аралашты һәм аларга уңышлар теләде. "Сез дөньякүләм масштабтагы проектны гамәлгә ашыруда катнашасыз. Бу уникаль объект, дөньяда беркайда да мондый объект юк», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.