Яңалыклар

15.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Хезмәттәшлекне ныгыту, ИХО кысаларында эшлекле элемтәләрне җайга салу мәсьәләләре каралды. Яшьләр линиясе буенча хезмәттәшлек – халыкара хезмәттәшлекне ныгытуның мөһим өлеше, дип ассызыкланды.

14.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

14.12.2022

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Дәүләт Третьяков галереясе» бөтенроссия музей берләшмәсе» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Имзалау Дәүләт Третьяков галереясенең Инженерлар корпусында үтте.

Документка Третьяков галереясе директоры Зөлфирә Трегулова һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кул куйды.

14.12.2022

Бүген Мәскәүдә Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика»  холдингы мәйданчыгында Совет һәм Россия проектчысы Борис Иванович Тихомиров исемендәге сәнәгать төзелеше һәм проектлаштыруы өлкәсендә беренче премия җиңүчеләрен бүләкләү булды. Премия сәнәгать билгеләнешендәге объектларны проектлау һәм төзүгә, алдынгы инженер, проект, техник һәм технологик хәл ителешләрне гамәлгә кертүгә зур өлеш кертүче эшләр өчен бирелә.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

14.12.2022

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Н.И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетында булды.

14.12.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

13.12.2022

Бүген Астанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәренә килгән иде һәм Астанага Караганда өлкәсеннән килде, анда иртән KamaTyresKZ заводында беренче шина чыгарылды.

13.12.2022

2022 елда Иннополис халкы 1369 кешегә арткан һәм 7600дән артык кеше тәшкил итә (хезмәт миграциясен исәпкә алып), «Иннополис» махсус икътисадый зонасына 66 яңа компания килгән, ә Иннополис Университеты «Алдынгы инженер мәктәпләре» федераль проектын сайлап алуда җиңү яулаган. 2023 елда Иннополиста яңа социаль һәм җитештерү объектлары барлыкка киләчәк, алар арасында – роботлаштырылган кунакханә, югары технологияләр технопаркы һәм торак йортлар, ә университетта – студентлар өчен өч тулай торак, шулай ук яңа белем бирү программалары һәм лабораторияләр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов 2022 елга йомгаклар һәм 2023 елга планнар турында хәбәр иттеләр.

13.12.2022

Бүген Караганда өлкәсенең Сарань шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр KamaTyresKz компаниясе җитештергән беренче автомобиль шинасын чыгару тантанасында катнаштылар. Предприятиедә кунакларга проектны тормышка ашыру этаплары тәкъдир ителде, шулай ук алар төп җитештерү цехларында булдылар.

12.12.2022

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Казахстан Республикасына эш сәфәренә килде. Караганда шәһәре аэропортында аны Караганда өлкәсе хәкиме Әсмаганбәт Бүләкпаев һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ (Татарстан Республикасы, Россия) һәм «Аллюр» компанияләр төркеме (Казахстан Республикасы) уртак предприятиесе булган «KamaTyresKZ» заводында беренче шинаны чыгару тантанасында катнашачак. Россия-Казахстан уртак проекты Караганда өлкәсендәге Сарань шәһәренең индустриаль зонасында тормышка ашырыла.

Битләр: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>