Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2023» халыкара икътисадый саммитының оештыру комитетын җитәкләячәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән әлеге чарага федераль статус биреләчәк.
Бу хакта бүген Мәскәүдә Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2023» XIV халыкара икътисадый саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Катнашучылар Идел Буе төбәкләрендә социаль хәлне арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Ташкент шәһәрендә (Үзбәкстан Республикасы) эш сәфәрендә. Визитның максаты - мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген, Ватан Геройлары көнендә, Социалистик Хезмәт Герое, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасының мактаулы рәисе Илдус Мостюков белән очраштылар.
Бүген, Ватан Геройлары көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы Борис Кириллович Кузнецов хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Казан» халыкара аэропорты" АҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Директорлар советы әгъзаларына 2050 елга кадәр Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортын үстерү буенча яңа мастер-план тәкъдим ителде.
Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форум ябылды.
Форумның пленар утырышында тематик секцияләр эшенә йомгак ясалды, йомгаклау декларациясе кабул ителде. Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров мөрәҗәгать итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Эдуард, Вероника һәм Полина Кудерметовлар - республикабызның спорт династиясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Бүген «Казан Экспо»да республиканың төзелеш тармагының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, тармак ветераннары, төзелеш оешмалары һәм тармак ведомстволары вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.