Яңалыклар

16.03.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Иннополис» МИЗ Күзәтчеләр советы әгъзасы Николай Никифоров һәм Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев белән бергә Иннополис мәктәбенең Ачык ишекләр көнендә булды. Бу - ел саен ИТ-шәһәрдә булачак уку йорты укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен үткәрелә торган чара.

15.03.2024

15-17 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) уза, анда 7 меңнән артык кеше яши һәм эшли. Нигездә, бу ИТ-белгечләр һәм аларның гаиләләре, алар бу шәһәргә Россиянең төрле почмакларыннан килгәннәр. «Артспейс» заманча шәһәр киңлегендә сайлау участогында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов тавыш бирде.

15.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк программасында катнашучылар белән очрашты. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Республика Рәисен ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде.

15.03.2024

Бүген төшкә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде.

 

15.03.2024

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сбер җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Сбербанк идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин Рөстәм Миңнехановка Сбербанкның Волга-Вятка банкының яңа рәисе Александр Анащенконы һәм «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Руслан Сәлимовны тәкъдим итте. Алар вазыйфаларына 2024 елның апрель башында керешәчәк.

14.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыренда булды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатуында ул монастырь территориясен карады, биредә урнашкан кайбер объектларның торышы белән танышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка Никола Тульский гыйбадәтханәсе бинасын һәм настоятель корпусын, сестрин корпусы бинасын һәм чиркәү-приход мәктәбе бинасын күрсәттеләр. Биналарны торгызу тәкъдир ителде.

14.03.2024

Бүген Зеленодольск районының Яңа Тура авылында яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

14.03.2024

Хөрмәтле татарстанлылар!

15 марттан 17 мартка кадәр Россия Президентын сайлау узачак.

Күпмилләтле илебез гражданнарының үз ихтыярын белдерүе,  һичшиксез, тарихи әһәмияткә ия булачак, киләсе 6 елга дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәте юнәлешен билгеләячәк.

Якындагы өч көндә без илнең киләчәген сайлаячакбыз.

13.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» АҖ президенты Артем Молчанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

12.03.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казан дәүләт энергетика университетында булды, анда ректор Эдвард Габдуллаҗанов һәм югары уку йортының цифрлы технологияләр институты студентлары белән очрашты.

Битләр: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>