Яңалыклар

12.12.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурсада «TOGG» автомобиль заводында булды. Бу Төркия автомобиль төзү компаниясе, 2018  елда беренче эчке электр машинасын төзү буенча милли проектны тормышка ашыру өчен оешкан.

12.12.2022

Бурса провинциясендә (Төркия) «Татарстан-Төркия» бизнес-форумы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

12.12.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бурса провинциясе губернаторы Якуп Җанболат, Бурса шәһәре мэры Алинур Акташ һәм Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Ибраһим Буркай белән очрашты.

12.12.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гюриш» компанияләр төркеменә нигез салучы, «Дёкташ» компаниясе идарәсе рәисе Тәүфыйк Ямантөрк белән очрашты.

 

12.12.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә, Бурса провинциясенә эш сәфәренә килде. 

10.12.2022

Бүген Җизак шәһәрендә (Үзбәкстан Республикасы) Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендә Җизак өлкәсе хәкиме Эргаш Салиев җитәкчелегендәге делегацияләр һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында очрашу узды. Ике яклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән очрашу Татарстан Республикасы делегациясенең Җизак шәһәренең ИТ-паркында булуы кысаларында узды.

10.12.2022

Республикада вируслы инфекцияләр таралу күзәтелә. Коронавирус буенча бер атна эчендә авырулар саны – 14%ка, ОРВИ һәм грипп буенча 25%ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

10.12.2022

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

10.12.2022

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты деканы, икътисад фәннәре докторы, профессор Александр Аузан лекция укыды. 

09.12.2022

Бүген Мәскәүдә Союзлар йортында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан йомгаклау чарасы уза.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт хакимияте органнарыннан, Россия төбәкләреннән чакырылган кунаклар катнаша.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды.

Битләр: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>